99 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Наил Мәһдиев белән бергә агачлар утыртты
Бүген Җиңү паркында, Геройлар аллеясы янында, иртән иртүк шәһәр мэры Наил Мәһдиев Бөек Ватан сугышы ветераны, Яр Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины Мөфтах Нуртдинов белән берлектә 11 агач утыртты. Бу — маньчжурия чикләвеге, аны Мөфтах Ансап улы үзе үзенең бакчасында үстергән. Агачлар бүгенге көнгә җитү өчен биш ел үскәннәр.
Ветеран үзе шундый инициатива белән чыккан, аны шәһәр мэры хуплаган. «Мәдәният һәм ял паркы» җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре белән берлектә үсентеләр утыртылды.
Мөфтах Ансап улы Нуртдинов 1926 елның 24 июлендә Башкортстан Республикасының Шаран районы Зирекле авылында туган. Урта мәктәпнең 8 сыйныфын тәмамлаган. 1943 елның ноябрендә фронтка чакырылган. Башта аны яшь сугышчыларны пулеметчыларга өйрәтүче уку полкына җибәрәләр, ә 1944 елның апрелендә ул алгы сызыкка җибәрелә. Җәяүле гаскәрләр полкы составында сугыша. Румыния, Чехословакия, Венгрия һәм Австрияне азат итү операцияләрендә катнаша. «Батырлык өчен», «II дәрәҗә Ватан сугышы», «Германияне азат иткән өчен», «Хезмәт батырлыгы өчен», «Будапештны азат иткән өчен» медальләре белән бүләкләнгән. Хәрби исеме: өлкән сержант. Сугыш беткәннән соң өч ай Житомирда яшәп укый, аннары Германиягә хезмәт итәргә китә. Туган якларына 1950 елның ноябрендә кайта.
Тормыш иптәше белән 3 бала үстергәннәр, 5 оныгы һәм 2 оныкчыгы бар.
Исегезгә төшерәбез, 2025 елның 19 февралендә Ватанны саклаучылар елын ачуга багышланган тантаналы чарада Мөфтах Нуртдиновка «Яр Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины» исеме бирелде.
Иртәгә, 9 майда, ветеран бәйрәм чараларында, шул исәптән «Ватан-ана» мемориаль комплексы янында үтәчәк Җиңү Парадында катнашырга планлаштыра.