Үзәк шәһәр китапханәсендә 23 майда 15:00 сәгатьтә «Ялгызлыктан дару» («Лекарство от одиночества») китабының презентациясе һәм Людмила Дорженковскаяның график эшләре күргәзмәсе узачак.
Людмила Константиновна – шәһәребезнең популяр заманча язучыларының берсе, «Безнең Чаллы» гимны авторы. Аның шигырьләренә танылган музыкантлар җырлар иҗат иткән. Мәхәббәт, дуслык, игелек, тугрылык кебек гомумкешелек кыйммәтләре аңа бик якын һәм кадерле булган.
Людмила Константиновнаның таланты күпкырлы: ул шагыйрә генә түгел, үзенчәлекле рәссам, фәлсәфи картиналар авторы да булган. Ул гомеренең 76 нчы елында вафат булды, әмма күп кенә чаллылылар хәтерендә аның якты иҗат кичәләре саклана.
«Ялгызлыктан дару» китабы туганнары һәм дуслары тырышлыгы белән дөнья күрде. Анда 150 дән артык шигырь һәм авторның 20 график эше урын алган.
Керү ирекле.