Дәүләт Думасы махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүнең өстәмә чараларын билгеләүче берничә закон кабул итте.
РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» партиясенең «Эшкуарлык» федераль проекты координаторы Альфия Когогина болай дип шәрехләде: «Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү чаралары даими камилләштерелә һәм закон нигезендә киңәйтелә бара. Гомумән алганда, 2022 елдан бу өлкәдә 164 закон кабул ителде. Бүген соңгы укылышта тагын берничә гадел һәм актуаль закон проекты хупланды».
Аерым алганда, инвалид хәрбиләрнең ата-аналарына үзләренең балалары белән бер үк вакытта ял алырга мөмкинлек биреләчәк, бу аларга реабилитация вакытында ярдәм күрсәтергә ярдәм итәчәк; хәрбиләрнең агымдагы елның маена кадәр җыелган кредит бурычлары юкка чыгарылачак; фронтта булган хәрбиләргә һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләренә җир участокларын арендага алу яки бушлай файдалану килешүләрен автоматик рәвештә озайту гарантияләнәчәк.