Татарстанда «Иң мөһиме турында» III республика конкурсы башланды – ул гаилә, хәтер, гореф-гадәтләр һәм заманча кеше тормышын формалаштыручы кешеләр турында. Бу күп жанрлы конкурс.
Тугыз номинациядә катнашу тәкъдим ителә: «Гаилә барлык телләрдә» – туган телдә гаилә турында шигырьләр яки җырлар, «Гаиләмнең хәрби батырлыгы» (якыннарының хәрби батырлыгы турында эссе + фото бәйгесе), «Гаиләмнең хезмәт батырлыгы» (хезмәт казанышлары турында эссе + фото бәйгесе), «Гаилә реликвияләре» (гаилә кыйммәтләре һәм тарихи әйберләр турында хикәя + фото), «Безнең гаилә бәйрәмнәре һәм гореф-гадәтләр» (хикәя + фото/видео), «Җыр безгә төзергә һәм яшәргә ярдәм итә» (Ватан һәм тынычлык турында җырлар видеосы), «Искиткеч гаилә тормышы» (гаилә яки коллектив турында 3 минутка кадәр видео), «Рәхмәт, Әни!» (фотопроект), «Әти турында сүз» (фотопроект).
Конкурста Татарстан Республикасында яшәүче барлык теләүчеләр катнаша ала. Яшь төркемнәре: 5 яшьтән 7 яшькә кадәр, 8 яшьтән 9 яшькә кадәр, 10 яшьтән 13 яшькә кадәр, 14 яшьтән 18 яшькә кадәр, 19 яшьтән 25 яшькә кадәр, 26 яшьтән 35 яшькә кадәр, 36 яшьтән 45 яшькә кадәр, 46 яшьтән 55 яшькә кадәр, 56 яшьтән башлап чикләүсез.
Конкурс эшләре 2026 елның 30 сентябренә кадәр кабул ителә. Җиңүчеләрне ачыклау – агымдагы елның 30 октябренә кадәр. Җиңүчеләрне бүләкләү – 2026 елның 12 декабрендә. Конкурста катнашу бушлай.
Катнашучыларның видеоларын һәм эшләрен 30 сентябрьгә кадәр nechkebil@yandex.ru почтасына катнашучы мәгълүматларын (ФИО, яшь, район, номинация, телефон, email) күрсәтеп җибәрергә кирәк.
Барлык сораулар буенча оештыручы Алсу Камил кызы Хәбибуллина белән +79871809350 телефоны аша элемтәгә керергә мөмкин. Оештыручылар: ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы һәм «Гаилә канаты астында» төбәк иҗтимагый оешмасы.