Яр Чаллыда «Единая Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе сәяси советы утырышы узды. Аны партиянең җирле бүлекчәсе секретаре, шәһәр мэры Наил Мәһдиев алып барды.
Көн тәртибендәге мәсьәләләрнең берсе – партия проектларын гамәлгә ашыру. 2026 елда «Единая Россия»нең Яр Чаллы җирле бүлекчәсе тарафыннан шәһәрне үстерүгә, халыкка, яшьләргә, гаиләләргә һәм җәмәгать башлангычларына ярдәм итүгә юнәлтелгән 21 җирле проект буенча эшләр дәвам иттерелә.
Проектларны гамәлгә ашыру турында партиянең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Римма Фәсхетдинова чыгыш ясады. Шулай ук партия әгъзалары тарафыннан махсус хәрби операция ихтыяҗлары өчен гуманитар ярдәм җыю һәм әгъзалык взнослары җыю мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
Утырыш кысаларында яңа партия әгъзаларына партия билетлары тапшырылды. «Единая Россия» сафына җиде чаллылы кушылды: Шәһәр Советы депутаты, «КАМАЗ» ГАҖ хезмәт җитәкчесе Александр Евграфов, Шәһәр Советы депутаты, С.П. Титов исемендәге Картон-кәгазь комбинатының коммерция директоры Евгений Залогин, Үзәк район хакимияте башлыгы Фидарис Хәбибуллин, «Нур» яшьләр үзәгенең сәнгать җитәкчесе Резеда Тукранова, Шәһәр Советының оештыру-аналитик һәм хокукый эшләр идарәсенең баш белгече Алина Агляметдинова. Партия билетлары шулай ук 99 нчы балалар бакчасы тәрбиячеләре, игезәк сеңелләр Разилә һәм Ризалә Гиздуллиннарга тапшырылды.
Яңа партия әгъзаларына билетларны шәһәр мэры, «Единая Россия» партиясенең Яр Чаллы җирле бүлекчәсе секретаре Наил Мәһдиев тапшырды.
«Бүген партия сафына үзләрен һөнәри һәм иҗтимагый эшчәнлектә күрсәткән кешеләр керә. Аларның тәҗрибәсе, активлыгы һәм шәһәр иминлеге өчен эшләргә теләкләре безнең уртак эшебезгә файдалы булыр дип ышанам», – дип билгеләп үтте Наил Мәһдиев.