Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында 1 нче санлы «Шатлык» балалар бакчасында «Минем балам татарча сөйләшә» шәһәр иҗат конкурсының финалы узды.
Конкурстың максаты - балаларны гаиләдә татар халкының милли мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштыру. Конкурста 30 гаиләдән 32 бала катнашты. Финалга 16 бала үтте.
Бәйрәм Габдулла Тукай шигырьләренә язылган «Туган тел» җыры белән тәмамланды.