Бүген Табеев исемендәге яр буе территориясендә язгы өмә кысаларында яшелләндерү чарасы узды. Яңгыр явуына карамастан, планлаштырылган эшләр тулы күләмдә башкарылды.
Чарада Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов, Дәүләт Советы һәм Шәһәр Советы депутатлары, Башкарма комитетның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, Яшьләр парламенты вәкилләре, шулай ук «Мәдәният һәм ял паркы» хезмәткәрләре катнашты.
Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов болай дип бүлеште: «Бүген иртәнге шимбәдә без агач утыртуның матур традициясен дәвам итү өчен Яр Чаллы янындагы Чулман елгасы буена чыктык. Бу участокта без 300 агач: лалә агачы (лиственница), чаган һәм каен үсентеләре утыртабыз. Бу, һичшиксез, шәһәребезне тагын да матуррак һәм яшелрәк итәчәк. Әмма иң мөһиме – без үз шәһәребез турында кайгыртырга тиеш. Атна саен үткәрелә торган өмәләр кысаларында без аны чистарак, яхшырак, гүзәлрәк итәбез. Ә агачлар – шәһәребезнең тагын да төзекрәк булуының мөһим өлеше».
Уртак эшнең нәтиҗәсе булып 300 агач үсентесе утырту торды. Белгечләр билгеләп үткәнчә, болытлы, салкын һава торышы һәм дымлы туфрак үсемлекләрнең яхшырак тамыр җәюенә ярдәм итә, бу исә башкарылган эшләрнең нәтиҗәлелеген арттыра.
Хәзерге вакытта гомумшәһәр өмәсе дәвам итә. Җәмәгать территорияләрен, ишегалды эчендәге юлларны һәм гражданнарның күпләп ял итү урыннарын җыештыру һәм төзекләндерү эшләре алып барыла.