Чәршәмбе, 17 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Яр Чаллыда Яңа елны каршылыйлар
Яр Чаллыда Яңа елны каршылыйлар
Яр Чаллыда Яңа елны каршылыйлар
Яр Чаллыда Яңа елны каршылыйлар
Яр Чаллыда Яңа елны каршылыйлар

Азатлык мәйданында шәһәр мэры Наил Мәһдиев чаллылыларны һәм шәһәр кунакларын якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.

"2022 ел илебез, республикабыз һәм автошәһәребез өчен катлаулы, киеренке, борчулы ел булды. Барыбыз да махсус хәрби операция һәм мобилизация шартларында яшибез: шәһәребез СВО зонасына меңнән артык иң яхшы улларын озатты. Әлбәттә, без алар өчен борчылабыз, алар белән горурланабыз! Анда булып, мин тагын бер кат аларның югары сугышчан рухын күрдем. Кызганычка, яугирләребез арасында һәлак булганнар да бар. Аларга мәңгелек истәлек! Яугирләребез исеменнән һәр чаллылыга күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Бу катлаулы вакытта шәһәребез икътисады эшләде, предприятиеләр хезмәткәрләр алдындагы үз бурычларын үтәде. Үтеп баручы елда без бергәләп юлларны ремонтлый алдык, театр, мәктәп төзедек. Бу – безнең хезмәт, безнең зур уңышыбыз!"

"Яңа ел – ул гаилә бәйрәме, җылы һәм күңелле бәйрәм. Һәркем 2023 елда тормышка ашачак теләкләр тели. Һәркемгә гаилә бәхете, мәхәббәт, иминлек телим", – диде шәһәр мэры.

Яңа ел программасы өчен иҗат коллективлары чыгышлар әзерләде. Шулай да, быел шәһәрнең төп мәйданында бәйрәм салюты булмады – чаллылылар үзләре фейерверк ясауга каршы тавыш бирделәр. Ләкин олылар һәм балалар өчен әкият геройлары белән халык гизүләре узды: Азатлык мәйданында да, Замелекесье микрорайонында да, Сидоровка паркында да.

Традиция буенча, төп мәйданда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Яңа ел котлаулары трансляциясе оештырылачак.

Кабул итү графигы