Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов муниципаль берәмлектә конфессияара һәм милләтара мөнәсәбәтләрнең торышы турында доклад белән чыгыш ясады, халыклар дуслыгын ныгыту буенча системалы эшнең мөһимлеген ассызыклады.
«Яр Чаллы – ул язмышлар, телләр, яшәү рәвешләре һәм ышанулар үрелеп барган тере организм. Шәһәрнең көче бертиптә булуда түгел, ә бер-береңне ишетә белүдә», – дип билгеләп үтте спикер.
Шәһәрдә 80 дән артык милләт вәкилләре яши. Мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүнең төп институты булып «Родник» халыклар дуслыгы йорты тора, аның базасында 22 милли җәмгыять эшли. Учреждениедә 12 фольклор коллективы, 18 һәвәскәрләр берләшмәсе һәм 14 кызыксыну клубы эшли, аларның 10 ы «Халык» исемен йөртә.
Мигрантлар белән эшләүгә аерым игътибар бирелә. «Родник» базасында квартал саен Мигрантларны адаптацияләү үзәге вәкилләре белән очрашулар үткәрелә, алар чит ил гражданнарына җәмгыятькә уңышлы интеграцияләнергә ярдәм итә.
«Гармония бер тапкыр һәм мәңгегә бирелми. Ул көндәлек хезмәт таләп итә – сабырлык, тыңлый белү, хатаңны танырга кыюлык, ят кешене дошман дип санамау акыллылыгы», – дип ассызыклады Винер Харисов.
Мэр Наил Мәһдиев, шәһәрнең барлыкка килү тарихына тукталып, КАМАЗ төзелеше чорында Яр Чаллының кыска вакыт эчендә күпмилләтле үзәккә әверелүен билгеләп үтте: монда үз телләре, гадәтләре, йолалары белән сиксәндән артык милләт вәкилләре килде. Мэр Яр Чаллының милләтара һәм диннәрара татулыкка, үзара аңлашуга, ярдәмләшүгә ирешү буенча бай тәҗрибәгә ия булуын әйтте һәм шәһәрдә Яр Чаллыга килгән чит ил белгечләрен адаптацияләү өчен уңайлы мохит булуын билгеләп үтте.
Наил Мәһдиев июнь башында «Родник» халыклар дуслыгы йортында милли җәмгыять вәкилләре белән очрашу үткәрергә тәкъдим итте: «Без игътибарыбызны таләп итә торган мәсьәләләрне тагын бер кат предметлы карарбыз. КАМАЗдан белгечләребезне чакырырбыз – алар бу юнәлештә бик нәтиҗәле эшлиләр. Аларда гамәли тәҗрибә тупланган: күп кенә предприятиеләр раслый ала – әгәр кеше лаеклы эш белән мәшгуль булса, аңа иҗтимагый йөкләмә тапшырылса һәм лаеклы хезмәт хакы түләнсә, адаптация мәсьәләләренең 70% ы инде хәл ителгән дигән сүз. Безнең бурычыбыз – безгә кадәргеләр тарафыннан эшләнгәнне, аеруча хәзерге шартларда, ныгыту һәм үстерү өчен юллар эзләү».