Дүшәмбе, 15 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты

Яр Чаллыда шәһәргә нигез салынуга 400 ел һәм беренче КАМАЗ йөк машинасы чыгарылуга 50 ел тулуга багышланган V юбилей Бөтенроссия «Яшь эшкуар – 2026» бәйгесе старт ала.

Проектны гамәлгә ашыруның дүрт елы эчендә зур нәтиҗәләргә ирешелде: 60 тан артык бала бушлай белем алды, ә бирелгән белем бирү грантларының гомуми суммасы 3 900 000 сум тәшкил итте. Бәйгенең төп максаты – сәләтле яшүсмерләргә эшкуарлыкка бушлай укырга, үз идеяләрен үстерергә һәм проектлар һәм стартаплар булдыру буенча практик тәҗрибә тупларга мөмкинлек бирү.

Бәйгедә 12 яшьтән 18 яшькә кадәрге 7-11 сыйныф укучылары катнаша ала, катнашу тулысынча бушлай. 2026 елда катнашучылар үз проектларын ун актуаль номинациядә тәкъдим итә алачак. Алар арасында – ясалма интеллект (ИИ) чишелешләре, экологик стартаплар, медиа һәм блоггинг, дизайн һәм IT-проектлар, сәламәтлек һәм спорт өлкәсендәге инициативалар, шәһәр өчен акыллы технологияләр, белем бирү проектлары, кул эшләре һәм һөнәрчелек, социаль проектлар, шулай ук виртуаль уеннар эшләү.

Бәйге программасы берничә этаптан тора. 15 майга кадәр теләк белдерүчеләрдән гаризалар кабул ителә, ә 11-14 май көннәрендә катнашучылар өчен бушлай онлайн-интенсив оештырылачак. Аннары, 15-17 майда, бәйгедә катнашучылар үз проектларының видео-визиткәләрен әзерләргә тиеш булачак, шуннан соң 18-19 майда халык тавыш бирүе узачак. Нәтиҗәләр 19 майда ясалачак, ә проектларны очно яклау 21 майда Яр Чаллыда планлаштырылган, бу вакытта читтән килгән катнашучылар өчен онлайн-формат каралган. Бәйге җиңүчеләре Эшкуарлык академиясендә уку өчен грантлар, кыйммәтле бүләкләр һәм үз проектларын үстерүдә алга таба ярдәм алачак.

Оештыручылар ассызыклап үткәнчә, мәктәпләр тарафыннан махсус әзерлек таләп ителми, чөнки бөтен оештыру һәм укыту эшләрен бәйге командасы үз өстенә ала. Белем бирү учреждениеләренең бурычы – укучыларны, укытучыларны һәм ата-аналарны катнашу мөмкинлеге турында хәбәрдар итү.

Проект ел саен мәгариф идарәсе, икътисади үсеш һәм эшкуарлыкны үстерү идарәсе, шулай ук шәһәрнең Сәүдә-сәнәгать палатасы ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Аның төп максаты – мәктәп укучыларында эшкуарлык күнекмәләрен, финанс грамоталылыгын үстерү һәм һөнәри юнәлеш бирү.

Гаризаны биредә бирергә мөмкин. Бәйге нигезләмәсе белән монда танышырга була. Өстәмә мәгълүматны социаль челтәрләрдә таба аласыз: ВКонтакте һәм MAX. Элемтә өчен контактлар: +7 (960) 052-50-94, +7 (967) 379-61-20.

Кабул итү графигы