Парадтан соң Бөек Ватан сугышындагы Җиңүнең 81 еллыгына багышланган чаралар кысаларында «Ватан-ана» һәйкәленә чәчәкләр салу тантаналы церемониясе узды. Церемониядә шәһәр мэры Наил Мәһдиев, КАМАЗ ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкил Светлана Захарова катнашты.
Яр Чаллы Башкарма комитеты һәм шәһәр ветераннар советы исеменнән Фәрит Сәлахов венок салды. Шулай ук церемониядә хәрби бурычларын үтәп шәһәргә кайткан махсус хәрби операциядә катнашучылар да бар иде. Аларның килүе Ватанны саклаучыларның буыннар чылбыры дәвамлылыгының символы булып тора һәм Россия сугышчыларының батырлык традицияләренең бүген дә дәвам итүен искәртә.
Церемония сугыш елларында һәлак булганнарны искә алу өчен бер минутлык тынлык белән тәмамланды.
Чарада шулай ук иҗтимагый оешмалар, яшьләр хәрәкәтләре вәкилләре һәм шәһәр халкы катнашты. «Ватан-ана» һәйкәле шәһәрнең мөһим символларының берсе булып кала һәм анда чаллылылар Бөек Ватан сугышы каһарманнарын искә алу өчен традицион рәвештә җыелалар.