Шимбә, 13 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты

Быелның гыйнварыннан Татарстан Республикасы халкы пенсия тупланмаларының өч төреннән берсенә гариза бирә ала – гомерлек тупланма пенсия, бер тапкыр бирелә торган яки сроплы түләү. Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, инде 1,5 мең кеше үз акчаларын алган да.

Түләү формасын сайлауда төп критерий булып пенсионерның федераль яшәү минимумы тора – 2026 елда ул аена 16 288 сум тәшкил итә. Тупланма пенсиянең айлык күләмен исәпләү өчен, тупланмаларның гомуми суммасын көтелә торган түләү чорына – 270 айга бүләләр. Килеп чыккан санны яшәү минимумының 10%ы белән, ягъни 1 628,80 сум белән чагыштыралар.

Әгәр исәпләнгән айлык түләү 1 628,80 сумнан артмаса, граждан барлык тупланмаларны берьюлы алу хокукына ия була. 2026 елда әлеге вариант өчен чик сумма – 439 776 сум. Әгәр тупланмалар бу дәрәҗәдән югарырак булса, гомерлек айлык түләү билгеләнә.

«Татарстанда гаризаларның күпчелеге бер тапкыр бирелә торган түләүгә туры килә. Гадәттә, бу тупланмаларны формалаштыру стажы аз булган очраклар, гомуми сумма зур түгел – аны берьюлы бирәләр. Закон буенча акчаны уңай карар кабул ителгәннән соң ике ай эчендә күчерәләр», – дип аңлатты Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Тупланма пенсия гомер ахырына кадәр айлык түләүләрне күздә тота. Сроплы түләү бары тик өстәмә иминият кертемнәре яки ана капиталы исәбенә тупланма формалаштырган кешеләргә генә бирелә. Мондый түләүнең срогын гариза бирүче үзе сайлый, әмма ул 120 айдан ким булырга тиеш түгел.

2026 елда акча алу хокукына 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар һәм 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар ия. Вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукы булганда, тупланманы гомумбилгеләнгән яшькә җиткәнче дә алырга мөмкин.

Тупланма яки сроплы түләү билгеләү өчен бер үк вакытта ике шарт үтәлергә тиеш: иминият стажы кимендә 15 ел булырга һәм индивидуаль пенсия коэффициенты 30 һәм аннан югары булырга тиеш.

Пенсия тупланмалары гражданнарның түбәндәге категорияләрендә формалашкан: 1953–1966 елларда туган ир-атлар һәм 1957–1966 елларда туган хатын-кызлар (алар өчен эш бирүче 2002–2004 елларда кертемнәр түләгән); 1967 елда һәм аннан соң туган гражданнар (алар өчен 2002–2013 елларда кертемнәр күчерелгән); өстәмә иминият кертемнәрен үз теләге белән түләүчеләр; ана капиталын тупланма пенсиягә юнәлткән аналар.

Тупланмаларны алу гариза нигезендә башкарыла. Гаризаны «Госуслуги» порталы, Социаль фондның клиентлар хезмәте яки МФК аша бирергә мөмкин. Әгәр тупланмалар дәүләтнеке булмаган пенсия фондында булса, турыдан-туры шуңа мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хезмәтләре һәм түләүләр турында тулырак мәгълүматны фондның рәсми сайтында һәм социаль челтәрләрендә табарга була. Шулай ук консультацияне бердәм контакт-үзәк операторлары 8-800-100-0001 телефоны аша бирәләр – линия тәүлек буе эшли, шалтырату бушлай.

Кабул итү графигы