Сишәмбе, 23 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Боз өстенә чыккан өчен штраф җитмеш мең сумга кадәр җитә
Боз өстенә чыккан өчен штраф җитмеш мең сумга кадәр җитә

Бүген аппарат киңәшмәсендә Россия МЧСның ТР буенча ГИМС үзәгенең Чаллы инспекторлык бүлеге җитәкчесе Абузар Нугуманов хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасында 2022 елда сулыкларда һәлак булучылар саны 13%ка кимегән. 104 кеше коткарылган, шуларның 11е – балалар.

Яр Чаллы шәһәрендә сулыкларда хәл үзгәрешсез кала.

Яр Чаллы шәһәре территориясендә кешеләр массакүләм рәвештә бозга чыгучы 8 урын, 4 җәяүлеләр кичүе һәм автотранспорт белән бозга төшүнең 2 урыны ачыкланган, алар аеруча куркыныч зоналар булып санала.

Иң куркыныч участогы — Түбән Кама ГЭСы плотинасы янындагы Түбән Бьеф. 112 хезмәтенә Түбән Кама ГЭСының тыелган зонасында боз өстендә балыкчылар булуы турында хәбәрләр даими килеп тора.

«Муниципаль районнарның җирле үзидарә органнары вазыйфаи затлары тарафыннан гражданнарның сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозуы һәм 7 смдан юкарак бозга чыгу очраклары ачыкланганда, ТР Административ хокук бозулар турында кодексының 3.10 маддәсе 2 нче өлеше нигезендә («ТР территориясендә сулыкларда кешеләрнең гомерен саклау кагыйдәләрен бозу») административ беркетмәләр төзелә. Бу үз чиратында кисәтү яисә административ штраф салуга китерә: гражданнарга – мең биш йөздән ике мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга – биш меңнән җиде мең сумга кадәр; юридик затларга – илле меңнән җитмеш мең сумга кадәр», – дип билгеләп үтте ул.

Кабул итү графигы