«ТЕХНИКА-АГРО», «ВЕНСКИЕ ВАФЛИ», «ЗАВОД АВТОГИГАНТ», «АНТ», «КАМГЭСЭНЕРГОСТРОЙ» һәм «КАМПРОДИНВЕСТ» предприятиеләре «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проекты буенча дәүләт ярдәме алачак. Федераль проектта катнашучылар үз предприятиеләрендәге процессларга «Сакчыл технологияләр» күзлегеннән карый, югалтуларны ачыклый һәм аларны Татарстан Республикасының Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендәге Төбәк компетенцияләр үзәге экспертлары белән берлектә бетерә алачак. Һәм предприятиеләр өчен бу тулысынча бушлай.
«Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проекты «Эффектив һәм көндәшлеккә сәләтле икътисад» милли проектының бер өлеше булып тора һәм ил буйлап гамәлгә ашырыла.
ТР Төбәк компетенцияләр үзәге предприятие хезмәткәрләрен укыту юлы белән сакчыл җитештерү коралларын кертү буенча компетенцияләрне тапшырачак, процессларга берлектә диагностика үткәрәчәк, югалтуларны бетерү һәм процессларның нәтиҗәлелеген арттыру программасын эшләп чыгарачак һәм гамәлгә ашырачак.
Эксперт ярдәменнән тыш, катнашучылар башка ярдәм чараларыннан да файдалана ала, мәсәлән, Сәнәгатьне үстерү фондының һәм Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фондының ташламалы заемы (тик эшкәртү тармаклары өчен), «Җитештерүчәнлек лидерлары» һәм «Экспорт үсеше акселераторы» уку программаларын уза ала, шулай ук предприятиене цифрлаштыру буенча комплекслы ярдәм ала ала.
Федераль проектта Татарстан икътисадының реаль секторыннан инде 366 предприятие катнаша, шуларның 82се Яр Чаллыда теркәлгән.
Катнашу өчен гаризаны производительность.рф ИТ-платформасында бирергә мөмкин. Мәҗбүри шартлар: компаниянең төп яки өстәмә эшчәнлек төре эшкәртү производствосы, авыл хуҗалыгы, төзелеш, транспорт, туризм яки торак-коммуналь хуҗалыкка кагылырга тиеш; еллык керем – 400 миллион сумнан, туризм өлкәсе өчен – 180 миллион сумнан; устав капиталында чит ил катнашы өлеше – 50% тан артмаска тиеш.
Катнашу мәсьәләләре буенча ТР Төбәк компетенцияләр үзәгенең предприятиеләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Владислав Петрович Бурдиковка түбәндәге телефоннар аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин:
8 (843) 227-42-03
+7 917 390-85-11