Сишәмбе, 23 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →

Шәһәр Мэры үзенең Лисичанскига сәфәре нәтиҗәләрен шәрехләде, анда зыян күргән шәһәр халкы өчен кайнар туклану оештырылган.

«Лисичанск ил җитәкчелеге карары белән Татарстан Республикасына беркетелде. Һәм бу очраклы түгел: без бу шәһәрдә нинди сугышлар барганын беләбез. Чаллылылар, җаваплы кешеләр буларак, читтә калмыйлар, Рөстәм Гатин җитәкчелегендәге безнең волонтерлар төркеме ике айдан артык Лисичанскиның 5 меңнән артык кешесе өчен бушлай кайнар туклану оештыру өстендә эшли. Шәһәр авыр хәлдә, су, энергия белән өзеклекләр бар. Шәһәрне торгызу буенча җитди эш кирәк һәм безнең шәһәр монда үз өлешен кертә. Яр Чаллы шәһәреннән 150 меңнән артык төрле йөк озатылды: азык-төлек, җылы кием, балалар әйберләре.

Безнең әхлакый, матди ярдәмебез мөһим һәм кирәк. Башка муниципалитетлар белән дә бу эшне дәвам итәчәкбез. Безнең мондый хәлдә калган кешеләргә ярдәм итәргә эчке ихтыяҗыбыз бар», - дип билгеләп үтте ул.

Шәһәр башлыгы мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә шәһәр ярдәме дәвам итәчәген билгеләп үтте: мәктәпләрдә бушлай туклану белән тәэмин итү, балалар бакчаларына һәм түгәрәкләргә йөрү. Шәһәр башлыгы тарафыннан бала тапкан хатын-кызларга бер тапкыр бирелә торган түләү турында карар кабул ителде. Барлыгы Яр Чаллыда мобилизацияләнгәннәрнең хатыннары булган 28 булачак әни исәптә тора. Ике гаиләдә бәбиләр туды - малай һәм кыз бала. Кичә Наил Мәһдиев яңа туган чаллылыга исем кушу тантанасында катнашты.

Гуманитар, шефлык ярдәме озату дәвам итәчәк: зыян күргән шәһәр халкына өченче гуманитар йөкне һәм хәрбиләр хезмәт иткән частькә шефлык ярдәмен җибәрү әзерләнә.

Кабул итү графигы