Яр Чаллыда Бөек Ватан сугышындагы Җиңүнең 81 еллыгына багышланган Җиңү парады башлана. Оештыруда студентлар һәм кадетлар, техника, атлы гаскәр катнаша.
Парад Россия Федерациясе Дәүләт флагы, Җиңү байрагы, Татарстан Республикасы флагы һәм Яр Чаллы шәһәре флагы алдында сафка баса. Байракларны Чаллы мәктәпләре кадетлары һәм Яр Чаллы политехник көллияте студентлары алып чыга.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев җыелучыларны бәйрәм белән котлады:
«Хөрмәтле чаллылылар һәм шәһәр кунаклары, кадерле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре! Сезне Җиңү көне белән котлыйм! Безнең һәрберебез өчен 9 Май – иң мөһим, кадерле һәм гомумхалык бәйрәме. Бу – горурлык, истәлек һәм рәхмәт көне. Ул буыннарны берләштерә, тынычлыкның кадерен, рух көчен һәм халкыбызның җиңелмәс бердәмлеген искәртә. Гомум Җиңүгә чаллылылар да үз өлешләрен кертте.
Хөрмәтле ветераннар! Без сезнең белән горурланабыз һәм сезгә тиңләшәбез! Сезнең батырлыгыгыз һәр чаллылының йөрәгендә мәңге саклансын һәм балаларга, оныкларга һәм оныкчыкларга тапшырылсын өчен без барысын да эшләячәкбез. Киләчәк буыннар да Ватанны шулай ук нык сөярләр, гореф-гадәтләрне сакларлар һәм үз бабаларының үлемсез батырлыгын һәрвакыт истә тотарлар дип ышанам. Җиңү көне безне берләштерә һәм теләсә нинди сынаулар алдында җиңелмәс итә!
Бүген илебез катлаулы чор кичерә. Махсус хәрби операция чаллылыларны берләштерә, Яр Чаллының битараф булмаган һәм актив кешеләр шәһәре икәнен тагын бер кат раслый. Без хәрби хезмәткәрләребез белән горурланабыз!»
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкил Светлана Захарова Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлавын укып ишеттерде.