Дүшәмбе, 15 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты

Шәһәр хуҗалыгы һәм халыкның яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Руслан Вильданов Шәһәр Советы депутатлары карарына җирле документларны федераль законнар белән туры китерүгә юнәлтелгән берничә норматив актка үзгәрешләр кертү турындагы тәкъдимнәрне кертте.

«Бу карарлар муниципаль идарә итү нәтиҗәлелеген арттыруга, бизнеска административ басымны киметүгә һәм шәһәрдә яшәүчеләр өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлтелгән», – дип билгеләп үтте Руслан Вильданов.

Муниципаль контроль буенча – торак, җир, транспорт һәм төзекләндерү өлкәсендә – яңа санлы инструментлар беркетелде: эшкуарларга «Инспектор» мобиль кушымтасы аша консультация бирү, профилактик визитлар турында 24 сәгать алдан хәбәр итү, документларны Госуслуги порталы аша тапшыру. Контроль объекты хәзер бердәм реестрга мәгълүмат кертелгәннән соң гына риск категориясенә кертелгән дип санала.

Пассажирлар ташу өлкәсендә җайга салынмаган тарифлар буенча эшләү хокукы таныклык белән түгел, ә маршрутлар реестрына язу һәм маршрут карталары белән раслана. Шулай ук Башкарма комитетның вәкаләтләре ачыкланды.

Моннан тыш, Руслан Вильданов Төзекләндерү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү проекты буенча җәмәгать тыңлауларын 2026 елның 3 июненә билгеләргә тәкъдим итте.

Мэр Наил Мәһдиев аңлатканча, сүз шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләренә кертеләсе үзгәрешләр турында бара, әмма моның өчен билгеле бер регламент бар: барлык планлаштырылган үзгәрешләр башта җәмәгать тыңлауларында каралырга, аннары – профильле комиссия утырышында, һәм тик шуннан соң гына сорау Шәһәр Советы сессиясенә чыгарылырга тиеш. Шул сәбәпле, гамәлдәге регламент кысаларында, сессиядә башта төзекләндерү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертүнең беренче этабы буларак, җәмәгать тыңлауларының датасын билгеләргә кирәк.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча карар бертавыштан кабул ителде: җәмәгать тыңлаулары датасы – 3 июнь – расланды. Тыңлаулар 14 сәгатьтә Башкарма комитет бинасында (Хәсән Туфан проспекты, 23, 400 нче зал) узачак.

Кабул итү графигы