Яр Чаллыда Җиңү бәйрәме традиция буенча Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды.
«Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исеме, аның һәйкәле янында без бәйрәмне ачабыз, илебез тарихына мәңгегә язылган. Яр Чаллы шәһәренең төп проспектларының берсе аның исеме белән аталуы очраклы түгел. Һәм бүген мин рәхмәтле чаллылылар исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераннарыбызга, һәлак булган сугышчыларга, тыл хезмәтчәннәренә, концлагерь тоткыннарына – яшьлекләре һәм җитлеккән чаклары, кызганычка каршы, Бөек Ватан сугышы михнәтләрендә янган буын кешеләренә чын күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә», – диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев.
Бер минутлык тынлыктан соң шагыйрь-герой һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды, анда Наил Мәһдиев, КАМАЗ ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова, Шәһәр Советы һәм Татарстан Дәүләт Советы депутатлары катнашты.
Чара кысаларында Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты студентлары «Онытмабыз, гафу итмәбез» дигән театраль композиция тәкъдим иттеләр.