Картиналар галереясының зур залында «Сергей Андрияка акварель мәктәбе. Остаз һәм шәкерт» күргәзмәсенең тантаналы ачылышы булды.
Экспозициядә акварель, карандаш белән ясалган рәсем һәм офорт техникасында башкарылган график эшләр тәкъдим ителгән. Күргәзмә 5 февральгә кадәр дәвам итәчәк.
Россия Федерациясенең халык рәссамы, Россия Сәнгать академиясе хакыйкый әгъзасы Сергей Андрияканың акварель мәктәбе үзенең музей-күргәзмә комплексы белән 1999 елда ачылган. Классик катламлы акварель живописен һәм академик укыту системасын яңарту, борынгы осталарның традицияләрен һәм тәҗрибәсен саклап калу һәм киләсе буыннарга тапшыру – мәктәпнең төп бурычлары.
Акварель мәктәбе күчмә күргәзмәләр программасын актив үстерә. Зур һәм кече шәһәрләрдә яшәүчеләр рәссам-укытучылар һәм укучылар иҗаты белән танышалар. Яр Чаллы картиналар галереясы инде дүртенче тапкыр Сергей Андрияка акварель мәктәбе күргәзмәсен үз залларында кабул итә һәм чаллылыларны акварельнең гаҗәеп дөньясы белән таныштыра.
Чарада кунаклар алдында Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Хәмзә Шәрипов чыгыш ясады. Тантаналы өлешне «Наигрыш» халык инструментлары ансамбле башкаруындагы музыка бизәде, сәнгать җитәкчесе Эльвира Федорова.