2026 елның сентябреннән маркировкаланган продукция әйләнешенә контрольлек итү тәртибенә үзгәрешләр үз көченә керә. Хокук бозулар автоматик рәвештә ачыкланачак, ә штрафлар инспекторның турыдан-туры катнашуыннан башка билгеләнәчәк. Бу тикшерүләрне тизләтәчәк, ә бизнес өчен куркынычларны арттырачак.
Татарстан Республикасы эшкуарларын яңа таләпләргә әзерләү өчен, ТР «Минем бизнес» үзәге Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе белән берлектә «Бизнес белән ачык диалог: 2026 елның сентябреннән маркировкасыз продукция саткан өчен автоштрафлар – штраф астына эләкмәс өчен нәрсә эшләргә кирәк» дип исемләнгән бушлай конференция үткәрә. Чара 2026 елның 20 маенда Мәскәү вакыты белән 14:00 сәгатьтә Казанда, «Алафузов» залында узачак. Катнашу бушлай, урыннар саны чикләнгән.
Конференциядә эшкуарлар өчен риск зоналары, контрольлек итүче органнар тарафыннан хокук бозуларны автоматик рәвештә ачыклау механизмнары, сатучыларның маркировка белән эшләгәндә еш җибәргән хаталары, шулай ук 2026 елның көзеннән бизнеска штрафлардан саклану өчен хәзер үк ясалырга тиешле адымнар каралачак.
Конференциядә спикерлар сыйфатында Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең кулланучылар хокукларын яклау бүлеге башлыгы урынбасары Регина Николаева һәм «Честный знак» ярдәм үзәгенең әйдәп баручы белгече Елена Сабанова чыгыш ясыйлар.
Теркәлү мәҗбүри әлеге сылтама буенча.
Ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны Бердәм контакт-үзәк номеры буенча алырга мөмкин: 8 (843) 524-90-90.
Чара «Нәтиҗәле һәм көндәшлеккә сәләтле икътисад» илкүләм проекты кысаларында уза, аның өстенлекләренең берсе – кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү, шул исәптән контроль-күзәтчелек процедураларын цифрлаштыру һәм бизнесның хокукый грамоталылыгын күтәрү аша.