Дүшәмбе, 15 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Чаллы шахматчылары Россия чемпионатының Югары лигасы турнирында җиңделәр

Ярышлар Сочида узды. Җиңүче тугыз тур нәтиҗәләре буенча билгеләнде: Татарстан командасы 15 команда очкосы (7 җиңү, 1 тигез исәп, 1 җиңелү) һәм партияләрдә 25 очко җыйды.

Чемпионнар составына керделәр: халыкара мастер Рамил Фәйзрахманов, халыкара мастер Максим Самусенко, ФИДЕ мастеры Леонид Ефимов, ФИДЕ мастеры Антон Исаевский һәм гроссмейстер Илдар Ибраһимов. Гомуми җиңүгә Яр Чаллы вәкилләре – халыкара мастер Максим Самусенко һәм «Этюд» спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе, ФИДЕ мастеры Леонид Ефимов зур өлеш керттеләр.

Югары лигадагы җиңү «Татарстан» командасына Россия чемпионатының Премьер-лигасында – илебезнең иң көчле команда турнирында чыгыш ясау хокукы бирә.

Кабул итү графигы