Традицион Хәтер сагы сәгать 9да «Ватан-ана» мемориаль комплексының Мәңгелек уты янында башланды. Җиңү парады алдыннан мактаулы каравылда Чаллы шәһәре оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре торды.
Хәтер сагын шәһәрнең ике районы башлыклары: Фидарис Хәбибуллин һәм Айрат Хөснуллин ачып җибәрде. Аннан соң постны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары Илгизәр Сәлимханов һәм Мансур Фәттахов, шулай ук Шәһәр Советы депутатлары: Сергей Хлебников, Асия Курганаева, Андрей Елантьев, Виталий Агапов, Вадим Матюшин, Альберт Петров, Иван Кузьмин, Владимир Мельников, Руслан Мостафин, Артем Капустин, Резеда Мәүзютова, Абдулхак Батюшов, Раил Миңнегалиев, Марсель Тухватуллин, Айрат Зайнуллин, Әхнәф Шагыйвалиев, Кирилл Пузырьков, Игорь Малясёв һәм Тимур Нусратов алды.
Аннары мактаулы миссияне хокук саклау һәм күзәтчелек органнары вәкилләре башкарды, алар арасында — Александр Евграфов һәм Абузар Нугманов.
Аларны муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сагыйдуллина һәм Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов алыштырды. Бу изге бурычны шулай ук «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм Татарстанда бала хокуклары буенча вәкил Светлана Захарова үтәде.
Җиңү парады башланыр алдыннан Хәтер сагын шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм Дәүләт Думасы депутаты Альфия Когогина тәмамлады.