Якшәмбе, 14 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Ватан сакчыларына дәүләт бүләкләре тапшырылды
Ватан сакчыларына дәүләт бүләкләре тапшырылды

Җиңү көнендә мәйданда шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко хәрби хезмәткәрләргә Россия Федерациясе Президенты Указы белән хәрби һәм хезмәт бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлык, кыюлык һәм фидакарьлек өчен медальләрне тантаналы рәвештә тапшырдылар.

Биш хәрби хезмәткәр югары бүләкләргә лаек булды. Рядовой Александр Данилов «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде. Рядовойлар Руслан Волков һәм Виталий Ильиных II дәрәҗә «Кыюлык өчен» медале белән билгеләп үтелделәр. Суворов медальләре рядовой Александр Атнашовка һәм өлкән сержант Азат Гыйниятуллинга тапшырылды.

Җиңү көнендә бәйрәм рухында узган бүләкләү тантанасы ил мәнфәгатьләрен саклаучы якташларыбызның хезмәтләрен тану символы булды.

Кабул итү графигы