Республикадагы Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидлар картлык буенча иминият пенсиясен һәм инвалидлык буенча дәүләт пенсиясен берьюлы ала алалар – ике түләүнең уртача күләме 63 мең сумнан артып китә.
Моннан тыш, ветераннарга РФ Президенты Указы нигезендә 10 мең сум күләмендә еллык түләү, айлык акчалата түләү – сугышта катнашучылар өчен 6 595,78 сумнан алып инвалидлар өчен 8 794,41 сумга кадәр, шулай ук 1 000 сум күләмендә өстәмә айлык матди тәэмин ителеш каралган.
Дәүләт ярдәме чаралары турында тулырак мәгълүматны Социаль фондның рәсми сайтында һәм социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларында табарга мөмкин.
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең элемтә үзәге: 8-800-1-00000-1 (шалтырату бушлай, тәүлек буе эшли).