Бүген Open City кунакханәсенең ресторанында шәһәр мэры Наиль Мәһдиевнең Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар хөрмәтенә тантаналы кабул итүе узды.
Шәһәр мэры билгеләп үткәнчә, илебездә геройларның яңа буыны — махсус хәрби операциядә катнашучылар үсеп җитте: «Илебезнең тарихы — каһарман, данлы һәм патриотик тарих — бүгенге сугышчыларның һәм солдатларның гамәлләрендә һәм эшләрендә дәвам итә. Алар — үзләренең бабаларының һәм карт бабаларының хәрби эшләрен дәвам итүчеләр, алар үзләренең батырлыклары белән 1945 елның 9 маен илебез тарихына алтын хәрефләр белән яздылар».
Чара барышында мэр ветераннар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар белән әңгәмә корды, шәһәр администрациясенең аларга һәръяклап ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәгенә ышандырды.