Чәршәмбе, 17 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Автозавод районы ветераннарын якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар

Җиңү көне алдыннан «МНКТ» нефть чыгару компаниясе вәкилләре, генераль директор, Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең оныгы Тимур Шәймиев Бөек Ватан сугышы ветераннарын котладылар.

Очрашулар бик тәэсирле үтте. Автозавод районының 13 ветеранына җылы рәхмәт сүзләре җиткерелде һәм бүләкләр тапшырылды.

Җиңү көне уңаеннан күрсәтелгән мондый игътибар – Ватаныбызның иреген һәм бәйсезлеген яклаган һәркемнең бәяләп бетергесез өлешен тану билгесе.

Кабул итү графигы