Чәршәмбе, 17 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
СВО ветераны Илдар КАРЮКОВ «Ышаныч» үзәгендә тәрбияләнүчеләр белән очрашты
СВО ветераны Илдар КАРЮКОВ «Ышаныч» үзәгендә тәрбияләнүчеләр белән очрашты
СВО ветераны Илдар КАРЮКОВ «Ышаныч» үзәгендә тәрбияләнүчеләр белән очрашты

Җиңү көне алдыннан, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан игълан ителгән Хәрби һәм хезмәт даны елы кысаларында, «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге стационар бүлегендә «Батырлык һәм өмет: рухландыручы очрашу» исемле чара узды. Үзәкнең хөрмәтле кунагы булып Беренче чечен кампаниясендә катнашучы һәм СВОда катнашучылар арасында беренче «Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионатының «Башкару осталыгы» номинациясе финалисты Илдар КАРЮКОВ булды.

Илдар Хәнәфи улы үзенең тормыш юлындагы авырлыкларны җиңеп чыгу тарихы белән уртаклашты. 2022 елда ул үз теләге белән СВОга китә. Авыр яраланып, хастаханәдә дәвалангач һәм озак реабилитация үткәч тә, ул бирешмәгән, киресенчә, үзен спортта тапкан. Ханты-Мансийск шәһәрендә узган СВО ветераннары өчен «Ватан сакчылары кубогы» ярышларында катнашып, Татарстан Республикасы исеменнән чаңгы ярышлары һәм биатлон буенча көч сынашкан.

Әңгәмәнең мөһим өлеше геройның иҗади үсеше турындагы сөйләшү булды. Илдар Хәнәфи улы вакытында аның портретын ясаган рәссам Сергей Марченко белән очрашу аны гади карандаш белән рәсем ясарга этәргәнен искә алды. Очрашуның кульминациясе булып кунакның чыгышы торды, аның җанлы тавыш белән җырлавы һәм гитарада уйнауы беркемне дә битарад калдырмады.

Очрашу ахырында барлык катнашучылар да ветеранның авырлыкларны җиңеп чыгу турындагы сөйләвенең гадилеге һәм эчкерсезлеге аркасында көчле энергия, чыдамлык һәм оптимизм хисе алдылар.

Кабул итү графигы