Бүген Автозавод районында яшәүче, Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәре Амина Рәхим кызы Газизова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярны Автозавод районы администрациясе башлыгы урынбасары, халыкны социаль яклау бүлеге башлыгы Елена Әлмөхәммәтова котлады.
Амина Рәхим кызы 1928 елның 30 мартында Кызылъюл районының Ишморат авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туган. Мәктәптә укырга мөмкинлеге булмаган. 1936 елда Киров өлкәсенә күченеп киткәннәр. Сугыш елларында көтүлектә, совхоз кырларында эшләгән.
Сугыштан соң, 1947 елда, фронтовик Фатыйх Газизовка кияүгә чыккан. Бәхетле никахта 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Амина Рәхим кызының бүгенге көндә 7 оныгы, 9 оныкчыгы бар.
Лаеклы ялга Киров өлкәсенең Налин ит комбинатыннан чыккан. 2012 елда Яр Чаллы шәһәренә күченеп килгән.
«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, «Хезмәт ветераны» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.