Пәнҗешәмбе, 18 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Наил Мәһдиев чаллылыларга рәхмәт әйтте
Наил Мәһдиев чаллылыларга рәхмәт әйтте

«Биш көн эчендә Чаллыда айлык явым - төшем нормасы төште, кар катламының биеклеге 61 см тәшкил итте,», - дип хәбәр итте Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев.

«Авырлыклар кешеләрне берләштерде. Бу юлы да шәһәр халкы читтә калмады», – диде Наил Мәһдиев.

«Без буранга әзер тордык. Муниципаль предприятиеләрдә эш яхшы оештырылды. Пик вакытында автомобиль юллары предприятиесеннән 220 техника, 100дән артык эшче шәһәр урамнарына чыкты. Шулай ук идарә итү компанияләреннән дә 1100 урам җыештыручы, 164 техника кар чистарту эшләренә җәлеп ителде», – диде ул.

Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев исә үз кораллары белән урамнарны, ишегалларын  кардан чистартырга чыккан шәһәрдәшләргә рәхмәт әйтте.

Кабул итү графигы