18 мартта Г. Тукай яр буенда («Строитель» стадионы алдындагы мәйдан), Ипподром һәм «Южный» агросәнәгать паркы территорияләрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды.
11 муниципаль районнан 16 миллион сумнан артык суммага 164 тоннадан күбрәк авыл хуҗалыгы продукциясе кайтарылды.
Чаллылылар бәрәңге, суган, кишер, чөгендер, ит: сыер ите, кош ите; атланмай, йомырка, сөт һәм сөт продуктлары, икмәк-булка һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясен актив сатып алдылар.
Ярминкә мәйданнарында Татарстан кулланучылар җәмгыятьләре союзының юридик идарә башлыгы Ленар Сибгатуллин булды.
Чираттагы ярминкәләр 25 мартта расланган ярминкә мәйданнарында узачак.