«Кояш һәрвакыт булсын!» – менә шундый девиз астында Комсомол районында мөмкинлекләре чикле балаларның XXIII район иҗат конкурсы үтте.
Чара 15 нче балалар иҗат йортында узды.
Фестивальнең төп максаты – мөмкинлекләре чикле балаларны җәмгыятькә җайлаштыру һәм аларның иҗади үсешенә ярдәм итү.
Берничә ел рәттән әлеге чараның иң актив катнашучылары булып 69 нчы коррекция мәктәбе һәм 48 нче балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре тора.
Конкурс «Вокал-соло», «Вокал-дуэт», «Нәфис сүз», «Декоратив-гамәли сәнгать» номинацияләре буенча узды.
Тамашачылар һәр чыгышны гөрләтеп кул чабып каршы алдылар, чөнки һәр чыгыш артында кечкенә артистның зур хезмәте һәм максатчанлыгы тора.
Район фестивалендә катнашучыларга Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул фестивальнең һәрвакыт зур бәйрәм, дуслар белән очрашу, күтәренке кәеф һәм якты эмоцияләр диңгезе булуын билгеләп үтте.
Фестивальдә катнашучыларга һәм җиңүчеләргә мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды.