Яр Чаллыда «Юридик бюро» партия проектының чираттагы сезоны тәмамланды. Чара «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында үткәрелә, ул иртә һөнәри юнәлеш бирүгә, хокукый белемнәрне арттыруга һәм үсмерләр өчен мәгариф инициативаларын яклауга юнәлтелгән. Мондый очрашулар укучыларга киләчәк һөнәрләрен аңлы рәвештә сайларга һәм законга хөрмәт белән карарга ярдәм итә. Быел проектта алты мәктәп: 9, 25, 45, 42, 84 нче мәктәпләр һәм «Адымнар» гимназиясе укучылары катнашты. Берничә ай эчендә балалар юридик һөнәрләр белән танышып кына калмыйча, хокук дөньясына эчтән үк чумдылар.
Укучылар прокуратурада һәм шәһәр судында булдылар, суд утырышында катнаштылар, нотариуслар, адвокатлар һәм юристлар белән очраштылар. Мондый формат балаларга хокукый системаның ничек эшләвен һәм бүгенге көндә хокукый грамоталылыкның ни өчен һәркем өчен мөһим булуын аңларга ярдәм итте.
Сезонны тантаналы ябу «Нур» яшьләр үзәгендә җылы һәм дустанә мохиттә узды. Катнашучыларны «Бердәм Россия» партиясенең Яр Чаллы җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Римма Фәсхетдинова һәм проект җитәкчесе, нотариус, партия активисты Марат Зарипов тәбрикләде.
«Бүгенге көндә яшьләрнең хокукый мәсьәләләрдә ориентирлаша белүе, үз хокукларын һәм бурычларын белүе бик мөһим. “Юридик бюро” проекты балаларга белем алып кына калмыйча, киләчәк һөнәр сайлау турында да уйланырга ярдәм итә», – дип билгеләп үтте Римма Фәсхетдинова.
Марат Зарипов сүзләренчә, укучыларның проектка кызыксынуы елдан-ел арта бара: «Безнең өчен балаларга юриспруденциянең тик законнар һәм документлардан гына тормыйча, беренче чиратта кешеләр белән эшләү, җаваплылык һәм гаделлек икәнен күрсәтү мөһим. Күп кенә катнашучылар проекттан соң юридик һөнәр турында җитди уйлана башлыйлар».
Сезон ахырында катнашучыларга сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ә «Заман» яшьләр үзәге балалар өчен һөнәри юнәлеш бирү викторинасы әзерләде, ул проектның якты йомгагы булды.
«Юридик бюро» партия проекты Яр Чаллыда өченче ел инде тормышка ашырыла.