«Орион» яшьләр үзәгендә шәһәрнең белем бирү оешмалары командалары арасында «Интеллект территориясе – Беренчеләр лигасы» интеллектуаль уеннарының финалы узды. Әлеге чара «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Финалда 5 тур уйналды, аларның һәркайсы мәктәп фәненә багышланган иде. Уен нәтиҗәләре буенча, беренче урынны 39 нчы күппрофильле мәктәп яулады, икенче урында – Советлар Союзы Герое Никита Кайманов исемендәге кадет мәктәбе, өченче урынны 9 нчы гомуми белем бирү мәктәбе алды.