Якшәмбе, 14 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты

Ел башыннан «Рәсәй эше» кадрлар үзәге 159 кешене эшкә урнаштырган

Ел башыннан кадрлар үзәгенә эш эзләү максатыннан 299 граждан мөрәҗәгать иткән. Бүгенге көндә эшсезләр сыйфатында 1 070 кеше исәптә тора. Бу хакта «Рәсәй эше» кадрлар үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова хәбәр итте.

Яр Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе 0,38% тәшкил итә. Татарстан Республикасы буенча бу сан 0,52% тәшкил итә.

Бүгенге көндә кадрлар үзәгенең мәгълүматлар банкында 7 512 вакансия бар. Шәһәрнең 1 301 предприятиесе «Россиядә эш» порталында теркәлгән. Ел башыннан 159 кеше эшкә урнаштырылган.

«Ел башыннан эшсезлек буенча пособие өчен 4 млн 516 мең сум акча тотылган», – дип аңлатты Татьяна Быданова.

Кабул итү графигы