Г.М. Хәкимова исемендәге Яр Чаллы картиналар галереясының зур залында Халыкара педагог-рәссамнар берлегенең «Шатлык чишмәләре» күргәзмәсе ачылды. Экспозиция Россия халыклары бердәмлеге елына багышлана. Чара иҗади башлангычларны яклау, патриотик тәрбия бирү һәм яшьләрнең мәдәни кыйммәтләргә ирешү мөмкинлекләрен киңәйтүгә юнәлтелгән «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында уза. Күргәзмәне «Пушкин картасы» ияләре – 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге яшьләр карый ала. Программа музейларга, театрларга һәм күргәзмәләргә федераль бюджет хисабына бушлай йөрергә мөмкинлек бирә, бу исә сәнгатьне яңа буын өчен тагын да мөмкинчерәк итә.
12 ел дәвамында 2 нче балалар сәнгать мәктәбе базасында Халыкара педагог-рәссамнар берлегенең төбәк бүлекчәсе уңышлы эшли. Бу бүлекчәгә нигез салучы – мәктәп директоры, Халыкара педагог-рәссамнар берлеге әгъзасы Марина Белкина. Оешкан көненнән бүгенге көнгә кадәр төбәк бүлекчәсен Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Гүзәл Шәрәфетдинова җитәкли. Әлеге вакытта Берлекнең төбәк бүлекчәсендә 124 катнашучы исәпләнә.
Күргәзмәнең ачылышы җылы, илһамлы атмосферада узды. Вернисажда катнашучыларны һәм кунакларны картиналар галереясы директоры Илсия Заһидуллина, Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты доцентлары Светлана Большакова
һәм Наталья Әмирова, хезмәттәшләре һәм шәһәр рәссамнары сәламләделәр һәм котладылар.
Яр Чаллы сәнгать көллиятенең 4 нче курс студентлары Борис Хромушин (балалайка) һәм Айнур Габдрахманов (баян) башкаруындагы музыкаль бүләк чараның матур бизәге булды.
Күргәзмә 24 майны да кертеп дәвам итәчәк.