Яр Чаллыда урамнарны һәм юлларны кардан чистартуга аеруча зур игътибар бирелә. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр иткәнчә, бүген шәһәр юлларында автомобиль юллары предприятиесенең 100дән артык махсус техникасы эшли, кар чыгару буенча инде 2750 рейс ясалган. Шәһәрнең идарәче компанияләрендә 1183 ишегалды эшчесе эшли.
Шәһәр Мэры Наил Мәһдиев карның оператив рәвештә җыелырга тиешлеген билгеләп үтте. Моннан тыш, ул Башкарма комитет хезмәткәрләренең игътибарын шәһәрне транспорт белән тәэмин итүгә юнәлтте. Узган атнада шәһәр транспорты эшенә тикшерүләр үткәрелде. «Кичке тикшерүләргә шәһәр халкы чакырылырга тиеш, - дип билгеләде ул. - Хакыйкатьне табарга кирәк, барысы да гадел булсын: җәмәгать транспорты белән күпләр файдалана, мәсьәлә җәмәгатьчелек контролендә булырга тиеш, һәрбер ситуацияне җентекләп тикшерергә кирәк».