Яр Чаллының өч мәйданчыгында берьюлы бәйрәм концертлары һәм солдат боткасы белән кыр кухнялары эшләде. Тукай яр буенда Комсомол районы ветераннары өчен автобуслар белән махсус китерү оештырылды. Биредә хөрмәтле кунаклар һәм шәһәр халкы өчен солдат боткасы белән кыр кухнясы эшләде һәм «Бер яз – бер Җиңү» концерт программасы узды. Бәйрәм мәйданчыгына шәһәр мэры Наил Мәһдиев килде, ул ветераннар белән җылы атмосферада аралашты. Хөрмәтле кунаклар арасында «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина да бар иде.
Энтузиастлар бульварында җыелучылар алдында Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов чыгыш ясады. Ул ветераннарга батырлыклары өчен рәхмәт белдерде һәм тыныч күк йөзе теләде. Кунаклар өчен кыр кухнясы, шулай ук иҗат коллективлары — «Кызыл тау» мәдәният үзәге артистлары, «Шатлык» яшьләр үзәге һәм Советлар Союзы Герое Никита Кайманов исемендәге мәктәп кадетлары чыгышлары оештырылды. Кунакларны бәйрәм белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Руслан Нигъмәтуллин һәм Олег Николаев та котлады.
Шәһәр кешеләре өчен Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов исемендәге 82 нче кадетлар мәктәбе, рәсем сәнгате галереясы һәм Үзәк районның ТОС ассоциациясе тарафыннан тематик күргәзмәләр, интерактив мәйданчыклар һәм мастер-класслар эшләде.
Автомобиль юллары предприятиесе һәм «Ремдизель» компаниясенең хәрби техника күргәзмәсе аеруча зур кызыксыну уятты. Хәрби-кыр кухнясы «Кориб» компаниясе, депутатлар Руслан Нигъмәтуллин һәм Иван Кузьмин ярдәме белән оештырылды.
Җиңү паркында үзәк мәйданчыкта Наил Мәһдиев катнашында «Ул бөек елларның даны сүнмәс» дигән масштаблы чара узды, ул җыелучыларга мондый сүзләр белән мөрәҗәгать итте:
«Бүген – Яр Чаллы, күпмилләтле республика һәм яраткан илебез тормышында истәлекле көн – Бөек Җиңү көне. Бу бәйрәм, шул ук вакытта – истәлек, кайгы һәм анда һәлак булганнарга хөрмәт билгесе. Уйлап карагыз әле: 27 миллион ватандашыбыз Бөек Ватан сугышы кырларында башларын салды, моның өчен без сезнең белән бүген зәңгәр күк йөзе астында, якты кояш нурларында яшибез».
Кунаклар өчен интерактив хәрбиләштерелгән мәйданчыклар эшләде, анда хәрби форма киеп карарга, автомат җыярга яки өчпочмаклы хат язарга мөмкин иде, ә бәйрәм бер минутлык тынлык, һәйкәлгә чәчәкләр салу һәм «Җырла, солдат, җырла!» җырын башкару белән тәмамланды.
Чаралар чаллылыларның берничә буынын берләштерде, истәлекләрнең дәвамлылыгы һәм геройларга рәхмәт билгесе булып торды.