Җиңү көнендә җәмәгать транспорты хәрәкәтен чикләү
9 Май бәйрәм чараларын үткәрү сәбәпле, җәмәгать транспорты хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә.
Чикләү 9 майда иртәнге сәгать 07:00 дән 11:30 га кадәр гамәлдә булачак. Муса Җәлил исемендәге проспектта Гидротөзүчеләр урамыннан Үзәк урамга кадәр булган участокта, шулай ук Е.Н. Батенчук урамында Хөсәен Ямашев бульварыннан Габдулла Тукай исемендәге яр буена кадәр булган участокта ике юнәлештә дә хәрәкәт ябыла.
Шәһәрдә яшәүчеләрдән һәм кунаклардан сәфәрләрне планлаштырганда һәм маршрутларны сайлаганда әлеге хәлләрне алдан исәпкә алуларын сорыйбыз.