Пәнҗешәмбе, 18 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Яр Чаллы укучылары солдатларга яңа ел хаты язды
Яр Чаллы укучылары солдатларга яңа ел хаты язды
Яр Чаллы укучылары солдатларга яңа ел хаты язды
Яр Чаллы укучылары солдатларга яңа ел хаты язды

42 нче номерлы урта белем бирү мәктәбе укучылары фронттагы солдатларга яңа ел хаты яздылар. Ике көн эчендә 300 дән артык хат әзерләнде.

Бүгенге көндә солдатлар безне яклыйлар, саклыйлар. Хәзерге вакытта аларның күңел рухын күтәрү бик мөһим”, — дип үз фикере белән 10 нчы сыйныф укучысы Джозеф Кабиров бүлеште.

“Әлеге хатларны безнең солдатларыбыз көтеп алалар,чөнки алар туган яктан килә һәм чын күңелдән язылган”, — дип сөйләде 42 нче мәктәп директоры Вадим Матюшин.

“Бердәм Россия” партиясенең Чаллы җирле бүлекчәсе ярдәме белән хатлар адресатларга җибәреләчәк. Алдагы көннәрдә солдатлар һәм офицерлар хатларны укып бәйрәмнең якынлашуын тоя алачак.

Кабул итү графигы