Бүген Наил Мәһдиев сугыш ветераннары госпиталендә булды. Шәһәр мэры Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады.
Шәһәр мэры ветераннарга күрсәткән кайгыртучанлыклары өчен госпиталь хезмәткәрләренә шәхсән рәхмәт белдерде.
Очрашуда «Энергетик» мәдәният сарае артистлары чыгыш ясады. Чараны шәһәрнең Мактаулы гражданины Гөлзадә Рзаева алып барды. Чара ахрысында мэр барлык ветераннарга бүләкләр - җылы юрганнар тапшырды.