Шәһәр мэры Наил Мәһдиев гадәттәге киңәшмәне Казандагы шимбә вакыйгалары – БПЛА һөҗүмнәре белән башлады. Яр Чаллыда барлык махсус хезмәтләр белән оператив киңәшмә үткәрелде.
«Шимбә көнне булган барлык хәлләрне исәпкә алып, шәһәрнең гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең оператив утырышын үткәрдек. Шәһәрнең тормыш иминлеген тәэмин итү объектларының торышын анализладык. Махсус хезмәтләр, торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре, оператив хезмәтләр җитәкчеләре белән берлектә. Яңа ел бәйрәмнәрен әзерләү һәм үткәрү чорында безнең тарафтан башкарылырга тиешле гамәлләрне тагын бер кат билгеләдек», – дип ассызыклады шәһәр мэры.
Наил Мәһдиев сыену урыннары мәсьәләсенә аерым игътибар бирде: «Идарәче компанияләр, халык, йорт өлкәннәренең гамәлләр алгоритмын тагын бер кат карап чыгарга кирәк. Бүген хезмәттәшләремнән идарәче компанияләр белән гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда үзара хезмәттәшлек итүнең бердәм тәртибен эшкәртү өчен тәкъдимнәр көтәм. Һәрнәрсәгә әзер булырга кирәк, ил өченче ел инде махсус хәрби операция үткәрә.
Кичә, минем кушуым һәм гадәттән тыш хәлләр комиссиясе карары буенча, хезмәттәшләребез, Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Шәүкәт улы Сәлахов, Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Сергей улы Зуев белгечләр белән иртүк шәһәрнең тормыш иминлеген тәэмин итү предприятиеләренә барып, оператив хезмәтләрнең, һәр предприятиенең авария-техник хезмәтенең әзерлеген тикшерделәр. Белгечләр белән, мондый хәлләрдә карар кабул итүчеләр һәм эшләүчеләр белән очраштылар.
Бүген без шәһәрнең тормыш иминлеген тәэмин итү буенча предприятиеләребезнең алга таба эш адымнарын тагын бер кат билгеләячәкбез».