11 февральдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре Г. Тукай яр буенда («Строитель» стадионы алдындагы мәйдан), Ипподром территориясендә һәм «Южный» агросәнәгать паркында үз эшләрен дәвам иттеләр.
11 муниципаль районнан 16 млн сумнан артык суммага 115 тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелде.
Шәһәр халкы арасында ит продукциясе, сыер, сарык, ат ите һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясе зур сорау белән файдаланды.
Чираттагы ярминкәләр 18 февральдә расланган ярминкә мәйданчыкларында узачак.