№3 «Эллүки» балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә «Волонтерлар сафына кабул итү» һәм «Россия символлары» темасына патриотик дәресләр үткәрелде.
Уен барышында балалар Россия символларын сайладылар, пазллардан Россия Федерациясе флагын һәм гербын җыйдылар, картада РФ территориясен һәм эре шәһәрләрне күрсәттеләр, кәгазьдән ак күгәрченнәр ясадылар.
Флаг күтәргән вакытта балалар Россия Федерациясе гимнын басып тыңладылар.