Дүшәмбе, 15 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Яр Чаллы шәһәре Бөек Җиңүнең 81 еллыгын ничек билгеләп үтте

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү Муса Җәлил һәйкәле янында башланды, анда Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты студентлары «Онытмабыз, гафу итмәбез» дигән театраль композиция тәкъдим иттеләр. Чәчәкләр салу тантанасын шәһәр мэры Наил Мәһдиев ачып җибәрде, аңа кадәр алып баручы бер минутлык тынлык игълан итте. Билгеләп үтәргә кирәк, мэр кушуы буенча, һәйкәл тирәсендәге территориягә капиталь ремонт ясалды – юллар, газоннар һәм һәйкәлнең үзе яңартылды.

«Ватан-ана» мемориаль комплексында парад башланганчы шәһәрнең 36 предприятие җитәкчесе, депутатлар һәм көч структуралары вәкилләре Мәңгелек ут янында Хәтер сагында тордылар. Алар арасында район администрацияләре башлыклары, шәһәр советы һәм Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, аннары мэр Наил Мәһдиев һәм Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина бар иде.

Төп Җиңү парады ике меңнән артык кешене җыйды. Тантаналы йөреш Россия Федерациясе Дәүләт флагын, Җиңү байрагын, Татарстан һәм шәһәр флагларын алып чыгудан башланды, бу җаваплы эшне кадетларга һәм политехника көллияте студентларына ышанып тапшырдылар. Парад сафында янгын сүндерү-коткару отряды, чик сакчылары-ветераннар, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм «Барс» отрядыннан хәрби хәрәкәтләр ветераннары, 1983 елгы үрнәктәге формадагы интернационалист-яугирләр, «Тайфун» махсус билгеләнештәге отряд һәм «Скорпион» отряды сугышчылары узды. Артыннан «Юнармия», берничә мәктәп кадетлары, «Форпост» һәм «Каскад» катнашучылары, аннары шәһәрнең унга якын югары һәм урта һөнәри уку йорты студентлары, «Зарница 2.0» җиңүчеләре, «Беренчеләр хәрәкәте» һәм «Җиңү волонтерлары» марш белән узды. Җәяүлеләр өлешен кадет мәктәбе, музыка мәктәпләре һәм сәнгать көллияте кушылган оркестры төгәлләде.

Җәяүле колонналардан соң парадта «Тулпар» ат-спорт мәктәбе катнашты, ә аннары тамашачыларга тарихи һәм заманча техника тәкъдим ителде.

Парадтан соң «Ватан-ана» һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды. Анда шәһәр мэры Наил Мәһдиев, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова катнашты. Яр Чаллы Башкарма комитеты һәм шәһәр ветераннар советы исеменнән венокны Фәрит Салахов, шулай ук хәрби бурычларын үтәп кайткан махсус хәрби операция сугышчылары салды. Тантана бер минутлык тынлык белән тәмамланды.

Бәйрәм концертлары һәм солдат боткасы белән кыр кухнялары өч мәйданда эшләде. Габдулла Тукай яр буенда чара шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашында узды, ул ветераннар белән җылы атмосферада аралашты. Мактаулы кунаклар арасында «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина бар иде. Энтузиастлар бульварында – Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Салахов, ә Җиңү паркында – Наил Мәһдиев белән узды. Биредә «Яз» һәм «Соцветие» ансамбльләре, «Капель» һәм «Браво» студияләре, республиканың атказанган артистлары чыгыш ясады, кунаклар хәрби форма киеп карарга, автомат җыярга яки «өчпочмак» хат язарга мөмкин иде.

Кичәнең төп вакыйгасы «Прибрежный» паркында масштаблы тамаша – «Дан сүнмәс. Хәтер яшәр!» дигән спектакль-реконструкция булды. Анда студентлар, кадетлар һәм волонтерлар катнашты. Тамашачылар сугышның төп күренешләрен – 22 июньнең тыныч иртәсеннән башлап Берлиндагы салютка кадәр, шул исәптән Брест оборонасын, Мәскәү өчен сугышны һәм Муса Җәлилнең батырлыгын күрде.

Тантаналы шартларда мэр Наил Мәһдиев Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко белән бергә биш хәрби хезмәткәргә дәүләт бүләкләрен тапшырдылар. Рядовой Александр Данилов «Батырлык өчен» медале белән, Руслан Волков һәм Виталий Ильиных II дәрәҗә «Батырлык өчен» медальләре белән, Александр Атнашов һәм Азат Гыниятуллин Суворов медальләре белән бүләкләнде.

Бәйрәм бер минутлык тынлык, лазер шоуы һәм бәйрәм салюты белән тәмамланды, бу Җиңү көненә матур нокта куеп, тагын бер кат искә төшерде: дан сүнмәс, хәтер яшәр.

Барлык фотоларны «Яр Чаллы шәһәре администрациясе» ВК төркемендә карагыз.

Кабул итү графигы