Чәршәмбе, 17 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
«Хәтер эстафетасы»: Яр Чаллыда тарихны иң яхшы белүчеләр билгеләнде

Җиңү көне алдыннан «Нур» яшьләр үзәгендә Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган «Хәтер эстафетасы» тарихи-мәгърифәти квизы үтте. Чара патриотик тәрбия бирүгә, тарихи хәтерне саклауга һәм яшьләр инициативаларын яклауга юнәлтелгән «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында оештырылды.

Квизда җиде команда катнашты — алар түбәндәге учреждениеләрнең башлангыч профсоюз оешмаларының яшь активистлары: шәһәр Башкарма комитеты, «Нур» яшьләр үзәге, РФ Социаль фондының клиентлар хезмәте, Автозавод районы администрациясе, Яр Чаллы политехника көллияте, Яр Чаллы технология техникумы, «Подросток» яшьләр (яшүсмерләр) клублары үзәге.

Катнашучылар тирән белемнәрен күрсәттеләр: Бөек Ватан сугышының төп даталарын, геройларның исемнәрен һәм мөһим сугышларын искә төшерделәр, сорауларны актив тикшерделәр һәм үз җавапларын дәлилләделәр.

Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде: беренче урынны Социаль фонд командасы алды, икенче урынны Башкарма комитет командасы яулады, өченче урында — Автозавод районы администрациясе командасы.

Интеллектуаль ярышны дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте хезмәткәрләренең Яр Чаллы территориаль профсоюз оешмасы оештырды.

Кабул итү графигы