Шәһәр Советының чираттагы утырышында Наил Мәһдиев депутат Марат Фәнис улы Мөхәммәдиевнең вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату мәсьәләсен карауга кертте. Марат Мөхәммәдиев – Татарстан Республикасының атказанган табибы, күп еллар дәвамында Р.С. Акчурин исемендәге Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсен җитәкләде. Күпьеллык намуслы хезмәте һәм сәламәтлек саклау үсешенә керткән зур өлеше өчен аңа «Яр Чаллы шәһәренең мактаулы гражданины» исеме бирелде.
Күптән түгел Марат Фәнис улы яңа вазыйфага күчте – ул Республика клиник онкология диспансеры җитәкчесе итеп билгеләнде – һәм үзенең депутат вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуны үтенде.
«Без Марат Фәнис улының шәһәр иминлеге хакына кылган хезмәтен лаеклы бәяләдек, – дип билгеләп үтте үз чыгышында Наил Мәһдиев. – Аның һөнәри юлы – кешеләргә хезмәт итү үрнәге. Без аңа Шәһәр Советында һәм сәламәтлек саклау системасында нәтиҗәле эшләгән еллары өчен рәхмәтлебез һәм яңа җаваплы вазыйфасында уңышлар телибез».