Пәнҗешәмбе, 18 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
11 яшьлек Чаллы кызы үзенең икенче шәхси күргәзмәсен ачты

41 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе китапханәсендә Мәликә Фәсхиеваның күргәзмәсен ачу тантанасы узды.

Мәликә 1 нче балалар сәнгать мәктәбендә 5 яшьтән бирле укый, хәзер аңа 11 яшь һәм бу аның инде икенче шәхси күргәзмәсе.

Күргәзмәне Милана Герасимова үзенең иҗади чыгышы белән ачып җибәрде. 1 нче балалар сәнгать мәктәбе директоры А.И. Шәйхулова һәм 41 нче мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Л.М. Галимуллина Мәликәне котлап, сәнгать иҗатында алга таба да уңышлар теләделәр, шулай ук кызларының рәсем ясау сәләтен үстерүләре өчен аның әти-әниләренә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Күргәзмәне ачу тантанасында укытучы Э.И. Хөсәенова да катнашты, ул Мәликәне иҗади уңышлары белән котлап, яшь рәссамга бүләкләр тапшырды. Күргәзмә тамашачыларда зур тәэсир калдырды, ул үзенең җанлы буяулары, рәсемнәрнең күптөрлелеге һәм аларның илһам белән башкарылуы белән истә калды.

Күргәзмәне ачу кысаларында Мәликә Фәсхиева чигү техникасында «Кызгалдак» дип исемләнгән күрсәтмә мастер-класс үткәрде.

Кабул итү графигы