Наил Мәһдиев шәһәр предприятиеләрендә коронавирустан вакцинацияне оештырырга кушты
Хәзерге вакытта Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең лабораториядә расланган 1 657 очрагы теркәлгән. Әлеге күрсәткеч 100 мең кешегә 310,3 тәшкил итә, бу республика күрсәткеченнән 24,5%ка кимрәк. Саннарны шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев җиткерде. Ул шулай ук коронавирустан вакцинацияне узарга теләүчеләрнең барысы да территориаль поликлиникаларга мөрәҗәгать итә ала, дип билгеләп үтте: "Бу атнада шәһәрнең дәвалау оешмаларына вакцина килүен көтәбез, вакцинацияне дәвам итәчәкбез".