Пятница, 15 мая 2026
Һава торышы Хәзер 05:19 , 18.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 05:19 , 18.5 °C
31.01.2021
0
Поделиться

Киләсе тәүлектә Чаллыда болытлы һава көтелә, көндез аязучан. Төнлә һәм иртән кар, аерым районнарда буран. Көндез явым- төшемсез. Көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка таба үзгәрүчән җилнең тизлеге секундына 9-14 метр, төнлә һәм иртән урыны белән 18-23 метрга кадәр. Төнлә һаваның минималь температурасы һәм көндез максималь температура -3..-7˚. Юлларда көчле бозлавык.

Теләсә нинди бәла-каза килеп чыккан очракта һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итәргә була. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсенә шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә. ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.