Пятница, 15 мая 2026
Һава торышы Хәзер 06:41 , 19.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 06:41 , 19.5 °C
30.01.2021
0
Поделиться
Төрле музыкаль жанрда һәм юнәлештә башкаручылар китапханә мәйданчыгында очрашачак

Шәһәр үзәк китапханәсе «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Рус шигърияте музыкада» дигән музыкаль батл башлап җибәрде.

 Музыкаль батлга рус классикларының «рэп», «шансон», «джаз», «поп-музыка», «классика», «рок» һ.б. төрле музыкаль жанрда катнашучылар тарафыннан башкарылган видеороликлар кабул ителә. Музыкаль батлда катнашырга 6 яшьтән алып барлык теләүчеләр чакырыла. Чарада катнашу өчен түбәндәге шартларны үтәргә кирәк: https://vk.com/public174645654  (Яр Чаллы шәһәре үзәк китапханәсенең сәнгать бүлеге) һәм https://vk.com/public202092914 «Рус шигърияте музыкада» төркемнәренә язылырга; рус классигының музыкаль жанрлардагы сайлап алынган берәр шигырен башкару видеосын төшерергә һәм аны "ВКонтакте" социаль челтәрендәге https://vk.com/public202092914 "Рус шигърияте музыкада" төркемендә #РусскаяПоэзияВмузыке #библиотекиЧелнов #ОтделИскусств хэштеглары белән урнаштырырга; cbs-art@mail.ru e-mail адресына «Рус шигърияте музыкада» тамгасы белән заявка җибәрергә. Эшләр белән заявкалар 2021 елның 1 февраленнән 28 февраленә кадәр кабул ителә. Белешмә өчен телефон: +7(8552) 70-02-26, +79957655920.

Тулырак мәгълүмат һәм нигезнамә белән библиотека-челны.рф. сайтында танышырга мөмкин.